ӨЙРӘК- ҠАҘ ТУЛТЫРЫУ:
"12-15 еллар элек Актаныштан дустым үрдәк тутырырга өйрәтте. Аның "бер тәүлек бер пачка тоз салынган суда тотарга" дигәнен "3 тәүлек тозлы суда тотарга" дип аңлап, 15 еллар буе елына 3-4 тапкыр өчәр тәүлек тозлы суда тотам казларны. Хәзер беләм дә, мин ялгыш ишеткәнмен, тик һаман дәвам итәм! Өч көн буе әйләндереп торам зууууур табакта астын-өстен. 2-3 тәүлек тоткан каз-үрдәк сочный-сусыл була, тозның тиешлесен генә ала. Алгач, тышына, эченә горчица, аджика, сарымсак, +куркума я паприка (төсен сары-кызыллата) белән уам. Рәхәтләнеп, тәмен белеп😋. Эченә яшел алма (кызылы да бата), кара җимешне тыгызлап тутырам, хәтта муены озын булса, бүксәсенә кадәр муен ягыннан да. Кичә караҗимеш юк иде🤦♀️, слива салдым. Гел шул. Муенын бәйлим, корсак өлешен зубочистка, шпажкалар белән эләктереп куям. Бернәрсәгә төрмим, коры табага салып, баштан бераз кызарганчы кызу утта, аннан 3 сәгатькә иң талгын утка гына куям. Үзе пешә, кетердәп, телеңне йотарлык булып😋. Эчендәге алма белән сливасының тәмен белсәгез😋👍👍👍!Иң җиңел аш әзерләргә, каз-үрдәгең булса👆😍)
(Ирина Хәмидуллина)